Идел буе болгарларының үлчәү һәм исәп-хисап системасы

Татарларның метрологиясе җитештерү көчләренең югары дәрәҗәдәге үсешенә ирешкән һәм киң сәүдә элемтәләре һәм үзенең дәүләт үлчәү стандарты булган Идел буе болгарларының үлчәү һәм исәп-хисап системасына барып тоташа.

Борынгы болгарларның метрологиясе турында тулы булмаган мәгълүматлар безгә гарәп сәяхәтчеләре Ибне Рустә, Ибне Фазлан, әл-Балхи, әл-Истахри һәм башкаларның хезмәтләре аша килеп җитә. Татарлар өчен традицион үлчәүнең нәметрик берәмлекләре турында әһәмиятле мәгълүмат татар мәгърифәтчеләре Ш.Мәрҗани, К.Насыйри һәм башкаларның хезмәтләрендә бар. Татарларның халык метрологиясендә башка халыклар метрологиясе белән бик күп охшашлыклар бар: озынлыкны пространство аралыгын аны үтү өчен кирәкле вакыт аралыгы белән чагыштыру ысулы белән үлчәү (көннәр, айлар, төн кунулар, юлда күчеп йөрүләр), юлда бару ысулларын һәм шартларын күрсәтү белән үлчәү (атта, көймәдә һ.б.); ераклыкны күз күреме һәм ишетү белән үлчәгәндә зурлыкның аерым бер тәңгәллеге була, ул тасвирлау юлы белән белдерелә, мәсәлән: "күз күреме"(күз күрерлек ераклык), "өрмәк" (этләр өрүе), "чакрым" (башта тавыш биреп чакыруны, соңрак бу төшенчә чакрымны аңлата башлый).

Элек-электән күп халыкларда, шул исәптән болгар һәм татарларда, зур булмаган араны үлчәгәндә "ук атылу" төшенчәсе кулланыла. Озынлыкның кечкенә аралыгы өчен кеше гәүдәсе өлешләре зурлыгы белән бәйле үлчәү берәмлеге кулланыла: "кул буе", "терсәк буе", "аяк табаны", "кул яссуы", "бармак иллесе" һәм башкалар; үлчәмнәр шулай ук "карыш", "сөям", "колач", "адымнар" белән дә ясала.

Озынлык һәм мәйдан үлчәү берәмлекләре

XVIII–XIX йөзләрдә көнкүреш һәм сәүдә өлкәсендә "аршын" иң киң таралган озынлыкны үлчәү берәмлеге була – русларда законлаштырылганы 71 см га тигез була, элегрәк татарлар көнчыгыш (фарсы) аршынын кулланалар – 88,75 см га тигез була. Руслар метрологиясеннән "сажин" сүзе дә үзләштерелә. "Дисәтинә" төшенчәсе җир мәйданын үлчәү берәмлеге буларак татарларда бары тик XVIII йөздә генә кабул ителә. Элек сөрү җирләре, болыннар, көтүлекләр мәйданнары "адымнарда" билгеләнә, дилбегәләр, арканнар белән үлчәнә.

Файдаланыла торган җирләрнең зурлыгы еш кына чәчүлек ашлык үлчәү берәмлегеннән ("батман", "чирек") чыгып, гаиләнең имана җирләре санын исәпләп билгеләнә – сөрүле җирләрне бүлү балигъ булган ир кешегә "бер имана" җир (чәчүгә бер пот арыш керерлек җир мәйданы) бирү исәбеннән башкарыла.

Борынгы мәйданны үлчәү берәмлегенең уникеле системасына "бер кир буе" – 10х80 сажин зурлыгындагы җир буе, "түтәрәм" – 5х10 сажин зурлыгындагы җир кишәрлеге керә.

Авырлык үлчәү берәмлекләре

XI–XIV йөзләрдә Болгар шәһәрлекләре казылмаларында археологлар тарафыннан табылган бик күп бронза, тимер герләр һәм төрле үлчәүләр, татарларның инде формалашкан үлчәү берәмлеге системасын үзләренең борынгы бабаларыннан мирас итеп алуы турында күрсәтә. Кыйммәтле ташлар, металлар, тәңкәләр, шулай ук дарулар авырлыгын билгеләү өчен – "мыскал", "тәңкә", "карат" кебек, ашлык, тоз, дары үлчәү өчен "кантар", "ман", "батман" кебек үлчәү берәмлекләре була.

XVIII йөздән русларның үлчәү берәмлеге системасы тарала башлый: "пот" (пуд), "кадак", "гөрәнкә" (фунт). Сибелүчән әйберләрне һәм сыеклыкларның  күләмен билгеләү өчен татарлар элек-электән төрле йорт кирәк-яракларын файдаланалар: балчык чүлмәкләр, агач мичкәләр, кисмәкләр, колаклы кисмәкләр, курыс әрҗәләр, чыптадан ясалган каплар һ.б. Табигый, бу халык үлчәү берәмлекләре күбесенчә якынча алынган, территориаль төрлелеккә ия.

Үзенчәлекле үлчәү берәмлекләре

Татарлар метрологиясендә башка үзенчәлекле үлчәү берәмлекләре дә бар: зур күләмле товарлар өчен – "арба йөге", "йөк", печәннең, үсемлек сүсләренең күләмен билгеләү өчен – "кочак", "тотам", продуктларның зур булмаган авырлыгын үлчәү өчен – "уч", "чеметем". Татарларның хуҗалык итү-көнкүрешендә кайбер үлчәү берәмлекләре илдә бердәм халыкара метрик система кертелсә дә, 1927 елдан соң да кулланылалар.

Әдәбият     

Хисамутдинов Г.М. Народные знания // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967;

Беркутов В.М. Народный календарь и метрология булгаро-татар. К., 1987.

Автор —  Ф.Ф.Гулова