Тарихы

1565–1567 елларда Пустошь Иски Юрт исеме белән мәгълүм, XVII йөз уртасына С.Т.Аристов биләмәсе була һәм авыл хәзерге исемен йөртә башлый.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары (крепостной дворян Львова) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1887 елда ачыла), су тегермәне, ярма яргыч, 2 икмәк саклау-сату, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1136 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Селәнгеш волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Пимәр авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Октябрьнең 14 еллыгы” колхозы оештырыла. 1950 елларда Молотов исем. колхоз (авылда үзәк утар урнаша). 1950 елда аңа “Свобода” колхозы керә, 1957 елдан – Киров исем. колхоз (үзәк утары – Пимәр авылы), 1997 елдан “Пимәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2001 елдан авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ярдәмче хуҗалыгы.

2013 елга кадәр ”Казанькомпрессормаш”ачык акционерлык җәмгыятенең “Юныс” ярдәмче хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре – Юныс табылдыгы (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) һәм – Юныс табылдыгы (бронза чоры) ачыклана.

Авылдан 1 км көнчыгыштарак “Иске тегермән” табигать тыюлыгы урнаша.

Халык саны

1782 елда – 118 ир заты;
1859 елда – 423,
1897 елда – 684,
1908 елда – 573,
1920 елда – 634,
1926 елда – 46,
1949 елда – 248,
1958 елда – 216,
1970 елда – 126,
1979 елда – 52,
1989 елда – 50,
2002 елда – 68,
2010 елда – 57,
2020 елда – 54 кеше (татарлар).