Биографиясе

1957 елның 2 гыйнварында Азнакай районы Әлки авылында туган.

Казан университетының татар филологиясе (1981) һәм милли мәктәптә рус теле һәм әдәбияты (1991) белгечлекләре буенча филология факультетын тәмамлый.

1982 елдан Алабуга педагогика университетында (1998 елдан рус һәм контрастив тел белеме кафедрасы мөдире).

Хезмәтләре хәзерге татар теле морфонологиясенә, рус һәм татар телләренең чагыштырма фонетикасы, сүз ясалышы һәм морфологиясенә, тәрҗемә теориясенә карый.

Югары уку йортлары һәм урта мәктәпләр өчен дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре авторы.

Россия Федерациясенең мактаулы югары белем мәктәбе хезмәткәре.

Хезмәтләре

Русский глагол. Набережные Челны, 1994.

Система частей речи русского и татарского языков. Казань, 2001.

Части речи: история изучения и вопросы классификации. Казань, 2004.

Морфемика и словообразование. Казань, 2012 (автордаш).

Двуязычие и перевод: теория и опыт исследования. Москва, 2012 (автордаш).