Тәмте елгасының (Мишә елгасы бассейны) уң кушылдыгы. Озынлыгы 14,1 км, бассейнының мәйданы 58,6 км2.

Теләче районы территориясеннән ага. Елга башы Лесной посёлогыннан 1 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Тәмте-Мәтәскә авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы — 96 м.

Су җыелу мәйданының урманлылыгы 55%, Мәтәскәнең 1 дән алып 3,2 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәре тыгызлыгы 0,4 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 125 мм, ташу вакытында су катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,05 м3/с.

Язын суы йомшак (1,5–3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.

Мәтәскә бассейнында суның гомуми күләме 1,8 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.