Эчтәлек

Практик лексикография (сүзлек эше) иҗтимагый әһәмияткә ия функцияләр башкара; ул телләр өйрәнү (туган тел, чит телләр), туган телне тасвирлау һәм нормага салу өчен, телара аралашу чарасы буларак, теге яки бу телнең сүзлек составын (лексикасын) фәнни яктан өйрәнү өчен кирәк.

Практик лексикография үсешендә төрле халыкларда, шул исәптән татарларда да 2 чорны аерып өйрәнәләр:

1. Иң әүвәлге сүзлекләр чорына (XI–XVIII йөзләр) татар теленең безнең заманнарга килеп җиткән иң борынгы сүзлекләре карый: «Төрки, монгол, фарсы һәм башка телләр сүзләрен туплаган тәрҗемә сүзлек китабы» («Китабе мәҗмуге тәрҗемане төрки вә гаҗәми вә магули вә фарси», 1245), «Төрки телләргә аңлатмалар бирү китабы» («Китаб әл-идрак ли-лисан әл-әтрак», 1312), Хаҗи Бәйрәм бине Хаҗи Булатның «Гарәпчә-төркичә-татарча сүзлек» китабы (16 йөз), «Кодекс Куманикус» һ.б.;

2. Лексикография зур үсеш алган чорда (XIX йөз башы) телнең сүзлек составын тасвирлау һәм нормага китерү, җәмгыятьнең тел культурасын күтәрү бара; төрле, шул исәптән орфографик, грамматик, аңлатмалы, фразеологик сүзлекләр чыга башлый.

Татар лексикографиясендә терминологик сүзлекләр төзү аеруча өйрәнелгән юнәлеш булып тора. Аңа XIX йөз ахырында К.Насыйри тарафыннан нигез салына. Бу эш 1920 еллар ахыры — 1930 еллар башында, 1970 елларда һәм, аеруча, икътисад, җитештерү һәм мәдәниятнең барлык тармаклары буенча 70 тән артык терминнар сүзлекләре чыгарылган 1990 елларда актив алып барыла. Мондый сүзлекләр төзегәндә лексикографиягә караган мәсьәләләрне өйрәнү һәм хәл итү лексикография теориясе үсешенә этәргеч бирә. Соңгысының формалашып һәм ныгып җитүе XX йөзнең 2 нче яртысына туры килә.

Теоретик лексикография яңа төр сүзлекләрне, сүзлек макроструктурасын (сүзләрне сайлап алу, сүзләрнең һәм сүзлек мәкаләләренең урнашу принцибы, турыдан-туры лексикографиягә кагылмаган материалны — грамматик мәкаләләр, иллюстрацияләр һ.б.ны кертү) һәм микроструктурасын (аерым бер сүзлек мәкаләсе) өйрәнү, эшкәртү белән һәм аларның гомуми типологиясе белән шөгыльләнә. Татар лексикографиясе мәсьәләләре Ф.Ә.Ганиев, Ф.С.Сафиуллина, М.Ногман, Д.Б.Рамазанова, Ш.С.Ханбикова һ.б.ның хезмәтләрендә яктыртыла.

Лексикография тел белеменең барлык тармаклары, аеруча лексикология һәм компьютер лингвистикасы белән тыгыз бәйләнештә тора.

Әдәбият

Ногман М. XVII–XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр. К., 1969;

Миңнуллин К., Вәлиуллин Р. Татар теле — сүзлекләрдә. К., 1998;

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006;

Компьютерная лингвография. К., 1995.

Автор — Д.Б.Рамазанова