Алтын Урда дәвере шагыйрьләреннән Сәйф Сараи, Әхмәд Хуҗа, Габделмәҗид, Мәүлә Казый Мөхсин, Мәүләнә Гыймад Мәүләви, Мәүләнә Исхак, Тугълы Хуҗа, Сараи Гөлестани һ.б. шагыйрьләрнең тезмә һәм чәчмә формада язылган әсәрләре җыентыгы.

XIV йөз ахырында мәмлүкләр Мисырында аноним автор (кайбер фаразлар буенча, Сәйф Сараи) тарафыннан төзелгән һәм Мәмлүкләр әмире Бәтхас бәккә багышланган. Җыентыкның төп өлешен Сәгъдинең (1258) «Гөлестан» китабын тәрҗемә иткән Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәре тәшкил итә, шулай ук китапка аның югарыда исемнәре аталган шагыйрьләр газәлләренә җавап-нәзыйрәләре дә кергән. Китап патшалар тормышы, дәрвишләр әхлагы, эндәшмичә торуның файдасы һәм аздан канәгать булуның хәере һ.б. турында сөйләгән 8 бүлектән тора. Бу җыентык әсәрләренә афористик стиль, фикер тирәнлеге һәм ачыклыгы хас.

Китапның бары бер генә кулъязмасы (373 бит) билгеле, ул Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә саклана.

Беренче тапкыр Әнкарада (1954), аннан Будапештта (1969) һәм Казанда (1980, 1999) нәшер ителә.

Чыганаклар

Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан. К., 1999.

Әдәбият

Миңнегулов Х.Й. Сәйф Сараи : Тормышы һәм иҗаты. К., 1976;

Миңнегулов Х.Й. Татарская литература и Восточная классика. К., 1993;

Наджип Э.Н. Тюркоязычный памятник XIV в. «Гулистан» Сейфа Сараи и его язык: В 2 ч. А.-А., 1975.

Автор — Х.Й.Миңнегулов