Мәкаләдә күренекле язучы, тарихчы һәм тел белгече, Төркиягә күченгән татар Габдулла Баттал-Таймасның тормыш тарихы өйрәнелә. Али Биринджи уникаль материаллар, интервьюлар, татар эмигрантларының фотографияләрен җыя.

Али Биринджи безнең ватандашларга багышланган күп эшләр авторы. Татарстанда бастыру өчен ул үзе тәкъдим иткән әлеге мәкалә зур кызыксыну тудыра, анда Г.Баттал биографиясеннән һәм иҗади эшчәнлегеннән хәзергә кадәр билгеле булмаган күп яңалыклар бар. Ул мәгълүматларның күпчелеге безнең галимнәргә һәм Г.Баттал биографларына рөхсәт ителми.

Автор язганча, мәкаләнең максаты – аерым игътибарга лаек Габдулла Баттал-Таймасның шәхес һәм публцист буларак мөһимлеген төрки дөньяга күрсәтү. Мәкаләдә Г.Батталның биографиясе, уку һәм укытучылык эше еллары, Мисырда яшәгән чоры, Россиягә әйләнеп кайтуы, Казанда яшәгән еллары, алга таба эмиграциядәге – башта Финляндиядә, ә аннары Төркиядәге тормыш чоры өйрәнелә. Г.Баттал-Таймасның хезмәтләре исемлеге китерелә.

Сылтама ясау өчен: Али Биринджи. Габдулла Баттал-Таймас. История жизни одного ученого из Казани // Научный Татарстан. 2011. №2. С.72–89.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Али Биринджи, тарих фәннәре докторы, Ататөрек исемендәге Төркия тарихы җәмгыяте директоры (Әнкарә).