15 кә якын төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Америкада таралган.

ТР территориясендә бер төре – өчкә бүленгән каекчәчәк (C. trifida) Көнбатыш Кама аръягында очрый. Торфлы мүкле сазлык читләрендә үсә.

7-30 см биеклектәге хлорофилсыз үсемлек. Тамырчасы җир астында, аксыл, коралларга охшаш кыска ботакларга тармакланган. Сабагы туры, нәзек, саргылт-яшел, элпәле 2-4 җиңсәле (җитлекмәгән яфраклар). Яфрак җәймәсе гади. Чәчәкләре күп, куе алсу, тыгыз булмаган чукка җыелган. Җимеше – тартмачык. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-июльдә өлгерә. Башлыча, орлыктан үрчи. Орлык шытканнан соң, шактый вакыт җир астында: башта бүлбе, соңрак тармаклы тамырча хәлендә була.

Халык медицинасында шешенгәндә кулланыла.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.