Тарихы

Авыл 1700 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Вознесенский исеме белән дә билгеле. Беренче күчеп килүчеләр − ясаклы татарлар һәм чуашлар. XVIII йөз башында авыл каракалпаклар һөҗүменә дучар була, халкының бер өлеше әсирлеккә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле- игенчелек һәм терлекчелек, чана ясау кәсепчелеге таралган була.

1715 ел тирәсендә мәчет төзелә.

1743 елдан авылның православие динен кабул иткән чуваш халкы, Котыш авылы чиркәве приходына карый. Соңыннан авылда яңа приход барлыкка килә. 1796 елда Архангел Михаил янкормасы белән агач Вознесение чиркәве төзелә, 1868 елда шул ук урында яңадан төзелә.

1861 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1879 елда земство мәктәбенә (1885 елда 38 ир бала һәм 6 кыз бала укый, 1900 елда – 72 ир бала һәм 10 кыз бала) үзгәртелә, 1912 елда яңа бинага күчерелә.

XX йөз башында авылда тегермән, ярма яргыч, 2 сыраханә, казна шәраб һәм 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1565 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Мукшы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Сөнчәле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Восход” колхозы оештырыла, 1957 елда “МЮД” совхозы составына керә. 1982 елда аның составыннан “Сөнчәле” совхозы, 1989 елда “Сөнчәле”дән “Карасу” совхозы (Карасу авылы) аерылып чыга. 1994−2010 елларда “Сөнчәле” күмәк предприятиесе. Хәзер “Агрофирма “Вамин-Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1937 елда авылда чиркәү ябыла (чиркәү бинасында колхозның ашлык амбары урнаша, 1957−1987 елларда – клуб). 2004 елда элекке чиркәү нигезендә яңа Вознесение чиркәве төзелә.

1918 елда авылда чуаш укытучылар семинариясе ачыла, соңыннан өчьеллык педагогик курсларга үзгәртелә, 1922 елда ябыла. 1932 елда педагогика техникумы ачыла, 1936 елда Аксубайга күчерелә. 1936 елда тулы булмаган урта мәктәп ачыла, 1940 елларда – җидееллык, 1953 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (2008 елда яңа бина төзелә), 2011 елда академик Н.Т.Савруков (шушы мәктәпне тәмамлаучы) исеме бирелә.

Авылда балалар бакчасы (2016 елда мәктәпкә кушыла), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Авылның көньяк-көнбатышында “Җир капусы” мәҗүсиләр һәйкәле урнашкан, аның белән янәшәдәге калкулыкта – ташландык Кармәт гыйбадәтханәсе, аның итәгендә берничә чишмә бар.

Күренекле кешеләре

И.П.Актай (1944 елда туган) – язучы, Чуаш Республикасы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Республиканың А.Талвир исемендәге әдәби бүләге лауреаты;

Е.В.Еллиев (1902−1942) – чуаш язучысы, прозаик, ССР Язучылар берлеге әгъзасы;

В.Ф.Елтов (1941 елда туган) – язучы;

С.С.Ильин (1905−1978) – агрохимик, агроном-үсемлекчелек белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.

Халык саны

1782 елда – 114 ир заты;
1859 елда – 555,
1897 елда – 885,
1908 елда – 1009,
1920 елда – 1111,
1926 елда – 843,
1938 елда – 931,
1949 елда – 880,
1958 елда – 718,
1970 елда – 746,
1979 елда – 578,
1989 елда – 661,
2002 елда – 554,
2010 елда – 519,
2015 елда – 543 кеше (чуашлар).