Биографиясе

1965 елның 1 июлендә Казахстан ССРның Чимкент шәһәрендә туа.

1988 елда Казан ветеринария институтының (хәзер Казан ветеринар медицинасы академиясе) зооинженерлар факультетын тәмамлый.

1988–2000 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында: терлек азыгы җитештерү һәм аны файдалану лабораториясендә зоотехник, фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр.

2000–2007 елларда Фәнни җитештерү ветеринария лабораториясендә фәнни-тикшеренү һәм эшкәртмә-тикшеренүләрне гамәлгә кертү лабораториясе мөдире.

2007 елдан Казан ветеринария медицинасы академиясендә продукция җитештерү һәм яңадан эшкәртү кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләре табигый минераль сорбентлар кулланып, терлекчелектә экологик чиста продукцияне ресурс саклау технологияләр буенча җитештерүгә карый.

2 патенты, 2 авторлык таныклыгы бар.

Дәүләт бүләге «Татарстан Республикасында агроминераль чимал файдалану юлы белән ресурслар саклаучы технологияләрне Буа районы авыл хуҗалыгы производствосына кертү» дигән хезмәте өчен бирелә.

Хезмәтләре

Корма Республики Татарстан: состав, питательность и использование: справ. Казань, 1999 (автордаш);

Агроминеральные ресурсы Татарстана и перспективы их использования. Казань, 2002 (автордаш).

Перспективы использования природных сорбентов РТ в животноводстве // Агроэкологические проблемы с. х. производства в условиях техногенного загрязнения агроэкосистем: Сб. докладов Всерос. науч.-практич. конф., посв. 10-летию АН РТ. К., 2002. Ч. 2.

Әдәбият

Якимов А.В. Научно-исследовательский центр кормовых добавок: вчера, сегодня, завтра // Элита животноводства. 2005. № 6.