Биографиясе

1925, Самара шәһәре — 1944 елның 5 декабре, Эрчи шәһәре тирәсендә җирләнә, Венгрия.

Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1944). Актүбә шәһәрендә «Актюбрентген» заводында эшли.

1943 елның гыйнварыннан Кызыл Армия сафларында. 1943 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1 нче укчы полкта взвод командиры (46 нчы армиянең 99 нчы укчы дивизиясе). Көньяк һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Донбасс һәм Мелитополь һөҗүм операцияләрендә катнаша (1943).

1944 елның 5 декабрендә Дунай елгасын кичеп, Эрчи шәһәре янындагы сугышта батырлык күрсәтә: елганың уңъяк ярында дошман ныгытмасын кулга төшерә һәм саклап тота, шунда һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Актүбә шәһәренең бер урамы Кутуев исемен йөртә, «Актюбрентген» заводы территориясендә Герой хөрмәтенә таш стела урнаштырыла.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Актюбинцы — Герои Советского Союза. А.-А., 1966;

Герои Советского Союза — казахстанцы. А.-А., 1968. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор — М.З.Хәбибуллин