Эчтәлек

Урта һәм Түбән Кама буендагы мезолит дәвере (б.э.к. VII–IV нче меңьеллыклар) культурасы.

Беренче тапкыр Урта һәм Югары Кама буе археол. истәлекләре материаллары буенча О.Н.Бадер тарафыннан аерып күрсәтелә. Татарстан территориясендә Ык һәм Агыйдел елгалары аралыгындагы Чулман буе культурасы туктаулыклары (Татар Әҗбие IV туктаулыгы һ.б.) М.Г.Косменко тарафыннан тикшерелә.

Чулман буе культурасы халкы җыючылык, сунарчылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнгән, чакматаштан (башлыча микропластиналардан) эш кораллары ясау техникасын белгән. Зур күләмдә таштан эшләнгән хезмәт кораллары (кискечләр, очлыклар, кыргычлар, ышкылар һ.б.) табыла. Торулыклар елга тугайлары өстендәге террасаларда урнашкан. Башлыча җир өстенә беркадәр казып (30–40 см) корылган тораклар планда дүртпочмаклы рәвештә булган.

Татарстанда Чулман буе культурасы истәлекләре Минзәлә районының Дәвек һәм Апас районының Кабык Күпер авыллары тирәсендә табылган.

Әдәбият

Косменко М.Г. Итоги раскопок Татарско-Азибейской IV стоянки // Древности Икско-Бельского междуречья. К., 1978.

Автор — Р.С.Габәшев