Биографиясе

1928 елның 11 декабре, Казан – 2004 елның 13 сентябре, шунда ук.

Харьков сәнгать институтын тәмамлый (1954), И.А.Дайн җитәкчелегендә китап графикасы өлкәсендә специальләшә.

1954 елдан Казанда яши һәм эшли. Татарстан китап нәшрияты, «Чаян» журналы, «Агитплакат» остаханәсе белән хезмәттәшлек итә.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1960).

Иҗаты

В.В.Карамышев. Г.Тукайның «Су анасы» китабы тышлыгы. Эскиз. Акварель, гуашь. 1969

Иҗат диапазоны киң булган рәссам (китап һәм журнал графикасы, иллюстрация, плакат, карикатура, станлы һәм монументаль нәкышь).

В.Карамышев иҗаты республикада китап графикасы сәнгатенең профессиональ үсешенә этәргеч бирә, рәссам заманның полиграфик мөмкинлекләрен һәм эстетикасын исәпкә алып эшли, башлыча, акварель, тушь, темпера белән башкарылган, төсле яки аклы-каралы рәсемнәр белән бизәлгән полосалы (бит, сәхифә) иллюстрацияләр иҗат итә (У.Шекспир, А.Пушкин, М.Лермонтов, Г.Тукай, Э.Багрицкий, А.Гайдар, В.Шишков, Ф.Хөсни, М.Әмир, Г.Әпсәләмов, З.Нури, С.Шакир әсәрләренә).

В.Карамышевның иҗатына реалистик төгәллек, детальләрнең тормышчан чынбарлыгы, рәсемнәрнең табигый булуы, осталык белән эшләнү хас. Рәссамның график иллюстрация ясау алымы һәр циклда әдәби текстның эчтәлегенә тәңгәл була һәм бөтен иҗаты дәвамында үсә бара.

Аның балалар өчен чыгарылган китаплардагы, шул исәптән әкиятләр, мәсәлләр җыентыкларындагы, фольклор әсәрләрендәге иллюстрацияләре (Т.Янның «Ай кызы» әкият-пьесасы, 1954; Г.Тукайның «Су анасы» әкият-поэмасы, 1969; А.Пушкинның «Поп һәм аның ялчысы Балда турында әкият»е, 1996 һ.б.) буяуларның ачыклыгы, эпизодларның кызыклы, фантастик булуы белән аерылып тора.

В.Карамышевның станлы нәкышь һәм график әсәрләре сизгер күзәтүчәнлек, йомшак юмор һәм лиризм белән иҗат ителгән. Байтак еллар дәвамында аның тематик цикллары: балаларга багышланган жанрлы серияләр, табигать күренешләре серияләре, Казанга багышланган серияләр: «Музейда» (темпера, 1964), «Беренче чирәм» (темпера, 1964), «Басу капкасы» (акварель, гуашь, 1978), «Ветлуга» (киндер, майлы буяу, 1999) кебек яңа әсәрләр белән тулыланып тора.

В.Карамышевның монументаль-бизәлеш әсәрләреннән «Балалар дөньясы» кибетенең сәүдә залындагы (1970), күмәртәләп сәүдә итү базасының күргәзмә залындагы бизәк-рәсемнәре (1972), Төзүчеләр мәдәният сараеның тамашачылар залындагы төрле төстәге ясалма ташлардан эшләнгән мозаикасы (1972) (барысы да рәссам Р.Ә.Кильдебәков белән бергә) аерым игътибарга лаек.

Күргәзмәләре

В.В.Карамышев. Г.Тукайның «Су анасы» китабына иллюстрация. Акварель, гуашь. 1969

Республика (ТАССРның Сынлы сәнгать декадасы алды күргәзмә-смотры, 1957; «Бердәм гаиләдә», 1983; Бәйсезлек көненә һәм Татарстан рәссамнарының XI съездына багышланган сынлы сәнгать күргәзмәсе, 1999 һ.б.), төбәк («Зур Идел», 1964, 1969, 1974 һ.б.), бөтенроссия (2 нче бөтенсоюз эстамп күргәзмәсе, 1962–63 һ.б.) күргәзмәләрендә катнаша.

В.В.Карамышев. «Әмәт». Акварель, гуашь. 1979

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Әлмәт шәһәре Картиналар галереясында, ТР Милли музеенда саклана.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – О.Г.Вербина