1964 елның 14 июне, Казан – 29 август 2019, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1986 ел), ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында  эшли.

1997 елдан ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында: 1998-2013 елларда массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәдәни-агарту учреждениеләре бүлеге мөдире.

Хезмәтләре вакытлы матбугат тарихына, Татарстан тарихы һәм мәдәнияте һәйкәлләренә багышланган.

«Пресса Казани ХIХ–ХХI веков» (2016), «Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание» (2017), «Казанская периодика ХIХ–ХХI веков: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций» (2018) һәм башка библиографик күрсәткечләр һәм җыентыклар, матбугат турында материаллар авторы.