Биографиясе

1906 елның 3 гыйнвары, Вятка губернасы, Алабуга өязе Песәй авылы — 1975 ел, Казан.

Алабуга педагогика техникумын (1922), ВКП(б) ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1954) тәмамлый.

1925 елдан Алабуга һәм Арча кантоннарында (районнарында) хакимият-хуҗалык эшендә.

1937–1942 елларда ТАССР финанс халык комиссары, 1951–1957 елларда — ТАССР финанс министры.

1943 елдан ХКС рәисе, 1946–1950 елларда, 1957–1959 елларда ТАССР МС рәисе.

Шәрәфиев Татарстан икътисадын хәрби тәртипкә салу эшенә, сугыштан соңгы чорда халык хуҗалыгын торгызуга, шулай ук республикада нефть сәнәгатен формалаштыруга һәм үстерүгә мөһим өлеш кертә.

1937–1954 елларда, 1958–1962 елларда СССР ЮС, 1938–1951 елларда, 1955–1959 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият   

Вахитов И. Кремль и власть // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1998. № 3/4.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов