Мәкаләдә Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында фәнни-тикшеренү эшләренең формалашу һәм үсешенең төп этаплары системалы өйрәнелә, шулай ук аларның үзенчәлекле аерымлыклары ачыклана. Хезмәткәрләрнең фәнни-тикшеренү эшчәнлекләренең нәтиҗәләре анализлана, институт коллективының фәнни конференцияләр оештыру һәм уздыруда катнашу характеры тикшерелә. Учреждениенең фәнни тормышында институт җитәкчелегенең роле бәяләнә. Аерым игътибар хезмәткәрләрнең һөнәри-квалификацион әзерлегенең үсеш проблемаларын һәм характерлы үзенчәлекләрен анализлауга бирелә.

Сылтама ясау өчен: Шайдуллин Р.В., Хабибуллин М.З. Индивидуальная научно‑исследовательская работа сотрудников Института татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан: этапы и достижения // Научный Татарстан. 2019. №4. С.44–56.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Шәйдуллин Рафаил Вәли улы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Энциклопедистика үзәге мөдире, e-mail: srv60@yandex.ru;

Хәбибуллин Марс Зәбир улы, тарих фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының гыйльми секретаре, e-mail: kazanmars@rambler.ru