Тарихы

1686 һәм 1710 еллар арасында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Городище исеме белән дә искә алына.

1686 елда Кураллово шәһәрлеге дигән урын бертуган Данил һәм Алексей Косягиннарга биләмә буларак бирелә. 1710–1716 елларда Д.Ф.Косяговский шунда Зөя өязе Киртәле авылыннан – 9 хуҗалыкны, И.Д.Молоствовлар – Өчкүл авылыннан 6 хуҗалыкны күчереп утырта. 1762 елда авыл – Л.И.Молоствов, 1795 елда – Ф.Л.Молоствов, XIX йөзнең беренче яртысында утар төзегән 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан Т.Х.Молоствов милкенә күчә; Т.Х.Молоствов вафатыннан соң авылга аның тол хатыны А.Б.Молоствова һәм аның балалары хуҗа була.

1864 елда авылда Спас-Преображение чиркәве төзелә (1900 елда яна), 1901 елда яңасы торгызыла (сакланмаган).

ХХ йөз башында земство (1864 елда ачыла) һәм чиркәү-приход мәктәбе (1893 елда ачыла), 3 җил тегермәне, тимерчелек, 1 зур һәм 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1452,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ширбәт волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Куралово авыл җирлеге үзәге.

1950 еллар уртасында Куйбышев сусаклагычы су белән тулу сәбәпле, авылга Андреевский, Владимирский, Ембулатиха, Косяково, Любавский, Малый Александр, Малиновка, Новославка, Павловский күрше торак пунктларыннан халык күчерелә.

Хуҗалык итү рәвеше

1933–1950 елларда авылда “9 января” колхозы оештырыла. 1933–1951 елларда “Парижская комумуна” колхозы. 1941 елда “Красный борец” колхозы оеша һәм ул 1961 елда “Волга” совхозында (үзәк утары – авылда, хуҗалыкка шулай ук Әҗмәр, Ярдәм авыллары да керә); 1997–2004 елларда “Волга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1962 елда авылда сигезьеллык мәктәп ачыла (1988 елда яңа бина төзелә), 1989 елда – урта, 2011 елда – башлангыч, 2012 елда – Бураково урта мәктәп филиалы булып үзгәртелә, 2021 елда ябыла.

Мәдәният йорты (1984 елдан), китапханә (1952 елдан, мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1962 елдан, 2008 елдан мәктәп бинасында), табиб амбулаториясе (2013 елда яңа бина төзелә, 1956 елдан Өчкүл авылыннан күчерелгән хастаханә эшли, 2005 елда көндезге стационарлы табиб амбулаториясе итеп үзгәртелә).

Изге Яңа газаплаучылар һәм тәүбә китерүчеләр соборы хөрмәтенә төзелгән чиркәү бар (2013 елдан).

Авыл территориясендә XIX йөзнең беренче яртысы архитектура истәлеге – алпавыт Молоствовлар утары урнаша (1920–1962 елларда бинада балалар бакчасы, 1989 елга кадәр – сигезьеллык мәктәп була).

XVIII йөздә Бизнә елгасы аша салынган күпер, шулай ук йомыры таш түшәлгән өлешләре сакланган.

Авыл янында археология истәлекләре:

Авылдан 3,5 км көнбатыштарак, Куйбышев шәһәренең элекке урыны янында археология истәлеге – Иске Куйбышев (Куралово) шәһәрлеге, ягъни Имәнкискә культурасы (IV–VII йөзләр) ныгытылган торулык һәм болгар чоры (XI–XIII йөзләр) кирмәне хәрабәләре урнашкан.

Күренекле кешеләре

Н.А.Абрамов (1921–2012) – галим селекционер, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Бөек Ватан сугышында катнаша;

А.А.Корчагин (1956–1980) – вертолетчы, өлкән лейтенант, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры (үлгәннән соң), аның исеме мәктәпкә һәм авылның бер урамына бирелә.

Халык саны

1762 елда – 314 ир-ат;
1859 елда – 789,
1897 елда – 1018,
1908 елда – 1108,
1920 елда – 1362,
1926 елда – 1258,
1938 елда – 894,
1949 елда – 623,
1958 елда – 848,
1970 елда – 634,
1979 елда – 620,
1989 елда – 541,
2002 елда – 450,
2010 елда – 403,
2021 елда – 325 кеше (руслар – 85%, татарлар – 13%, чуашлар – 2%).