Биографиясе

1923 елның 23 мае, БАССР, Уфа кантоны Нөрле авылы — 2009 елның 30 сентябре, Уфа.

1952 елда Мәскәү консерваториясен вокал (С.Стрельцов һәм В.Карин классы) һәм композиция (Е.Месснер классы) буенча тәмамлый.

1952–1968 елларда Башкорт опера һәм балет театры солисты. Төп партияләре: Сәүбан («Акбүзат», А.Спадавеккиа һәм Х.Заимов), Ваһап («Карлыгач», Н.Чемберджи), Әхмәт («Айсылу», Н.Пейко һәм М.Вәлиев), Пугачёв, Чураман («Салават Юлаев», З.Исмәгыйлев) һ.б.

1968–1974 елларда Башкорт филармониясендә солист һәм режиссёр, 1974–1978 дә сәнгать җитәкчесе, 1978–1988 елларда Башкорт академия драма театры музыка бүлеге мөдире һәм дирижёры.

Иҗаты

Күпкырлы музыка эшлеклесе буларак, башкорт музыка сәнгате үсешенә сизелерлек өлеш кертә. Төп әсәрләре: оперетталар — «Мәхәббәт килгән чакта» (Ш.Биккол һәм Ш.Колбарисов либр., 1965), «Сөйгән яр — Гөлчибәр» (Н.Әсәнбаев либр., 1983); «Уфа кызлары» (И.Абдуллин либр., 1969), «Җизнәкәй» (Х.Ибраһимов либр., 1983) музыкаль комедияләре; симфоник оркестр өчен «Бәйрәм увертюрасы» (1981); тавыш һәм симфоник оркестр өчен М.Акмулла шигыренә «Васыятьләр» кантатасы (1981); аcapella хор өчен Ш.Биккол шигыренә «Урал» поэмасы (1953); 100 гә якын җырлар һәм романслар; драма спектакльләренә музыка һ.б.

Әдәбият

Ахметова Г.С. Шамиль Кульбарисов // Композиторы и музыковеды Башкортостана: очерки жизни и творчества. Уфа, 2002;

Башкортстан: Краткая энцикл. Уфа, 1996.