Эчтәлек

Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше һәм баш киеме тегү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1006,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан –Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районында.

Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

1939–1956 елларда авыл “Үрнәк Масра” колхозы составына керә, 1956 елда “Үрнәк” колхозы итеп үзгәртелә, 1958 елда берләштерелгән Фрунзе исемендәге колхоз составына керә. 1991 елда авыл “Масра” колхозы булып аерылып чыга. 1993 елдан “Уңыш” күмәк предприятиесе, 2002 елдан “Тургай” агрофирмасы”, 2004 елдан “Ак Барс” агрокомплексы”. Халкы ит-сөт терлекчелеге, кырчылык белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1782 елда – 105 ир заты;
1859 елда – 491,
1897 елда – 532,
1908 елда – 598,
1920 елда – 667,
1926 елда – 522,
1938 елда – 545,
1958 елда – 358,
1970 елда – 260,
1979 елда – 222,
1989 елда – 153,
2002 елда – 111,
2010 елда – 85,
2015 елда – 71 кеше (татарлар).