Иртә карбон чорыннан билгеле. Дөнья фаунасында 30 меңнән артык, Татарстан территориясендә 50 дән артык төре билгеләнгән.

Озынлыгы берничә мм дан 15 см га кадәр. Башы аз хәрәкәтләнә. Авыз аппараты чәнчеп суыруга җайлашкан. Үсемлек согы белән генә тукланалар. Хортумчыгы улаксыман көпшәчек рәвешендәге буынтыклы аскы иреннән тора, анда үсемлек тукымасын тишүгә хезмәт итүче 4 озын нәзек төкчек урнашкан. 2 пар канатлы, күп кенә төрләрендә ул үсеш алмаган. Эчке аталану, аерым төрләренә партеногенез хас.

Отряд үз эченә 5 асотрядны ала: цикадасыманнар, яфрак борчалары (Psylloidea), акканатлылар (Aleurodoidea), гөбләсыманнар яки гөбләләр, кортчалар. Татарстан территориясендә барлык асотряд вәкилләре дә очрый.

Цикадасыманнар – отрядтагы иң зур бөҗәкләр. Аларга көчле аваз чыгаручы тавыш аппараты булган сайрар цикадалар керә. Төрле, шул исәптән культуралы үсемлекләрнең вируслы авыруларын йоктыручылар. Яфрак борчалары – вак бөҗәкләр (6 мм дан зур түгел), гөбләләрне хәтерләтәләр. Кайбер төрләре бакча культураларына зыян сала.

Акканатлыларның озынлыгы 3 мм га кадәр; канатлары ончыл порошоксыман балавызлы кунык белән капланган. Личинкалары үсемлекләргә берегә, хәрәкәтсез яшәү рәвеше алып баралар. Гөбләләрнең озынлыгы 0,5-6 мм; нәфис капламлы, алар дымны парга әйләнүдән саклый алмый. Кибеп үлмәс өчен, бөҗәкләр үсемлек согын күпләп суырып, яфрак, ботак деформациясен һәм орылар китереп чыгаралар. Кортчалар – тигезканатлылар арасында иң кечкенәләре, бик күренмиләр; җир өсте умырткасызлары арасында хәрәкәтсез яшәү рәвеше алып баручы бердәнбер бөҗәкләр. Ана затлар хортумчыклары ярдәмендә үсемлек сабакларына һәм яфракларына берегәләр; аяк-мыеклары үсеш алмаган; гәүдәләре балавызсыман төкчәләр белән капланган. Ата затлар хәрәкәтчән, канатлы. Кайбер төрләренең ата затлары юк, партеногенез юлы белән үрчү хас.

Җимеш, декоратив һәм оранжерея үсемлекләре корткычлары.