1857 ел –?, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Кәкре Елга авылы.

Мәдрәсәдә укый. 117 дис. җире була, сәүдә белән шөгыльләнә.

Бөгелмә өязендә земство җыены гласные (1897 елдан), волость мәхкәмәсе рәисе (1898 елдан), сугышка яраклы атларны исәпкә алу бүлеге мөдире (1905 тән).

Самара губернасыннан 4 нче Дәүләт Думасы депутаты (1912–1917), мөселманнар фракциясе әгъзасы.

Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият          

Мусульманские депутаты Государственной думы России. 1906–1917 гг.: Сб. док. и материалов. Уфа, 1998.

Автор — Д.М.Усманова