Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре (1797 елга кадәр – сарай) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, киез итек басу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәктәп була. Авыл җәмәгатенең имана җире 634 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Городище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Түбән Чәке авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда “Авангард” колхозы оештырыла, 1950 елдан берләштерелгән Фрунзе исемендәге колхоз (Түбән Чәке авылы) составына керә, 1994 елдан – Фрунзе исемендәге күмәк предприятие, 1995 елдан – “Марс” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2007 елдан – “Фрунзе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә “АгроТрансПорт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм “Цеолиты Поволжья” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты (1951 елдан), кәшәнә (2010 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

П.С.Катмаков (1949 елда туган) – зоотехник, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор;

П.М.Кузьмин (1948 елда туган) – полковник, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә “СССР Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәте өчен”, Әфганстан Демократик Республикасы батырлыгы орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 344,
1897 елда – 631,
1913 елда – 839,
1920 елда – 867,
1926 елда – 940,
1938 елда – 791,
1949 елда – 638,
1958 елда – 719,
1970 елда – 654,
1979 елда – 586,
1989 елда – 278,
2002 елда – 271,
2010 елда – 241,
2018 елда – 226 кеше (чуашлар).