Эчтәлек

1858 ел, Казан губернасы, Казан өязе Олы Күлбаш авылы — 1920 елдан соң. Крәстияннәр нәселеннән.

Мәдрәсә тәмамлап, Олы Күлбаш авылында мулла булып тора.

Бер үк вакытта сәүдә эше белән шөгыльләнә.

Казан губернасыннан 2 нче Дәүләт Думасы депутаты (1907), Мөселманнар фракциясе әгъзасы.

Әдәбият

Мусульманские депутаты Государственной думы России. 1906–1917 гг.: Сб. док. и материалов. Уфа, 1998.        

Автор — Д.М.Госманова