Кече Чирмешән елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 15,3 км. Бассейнының мәйданы 113,1 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән Әлки районында ага. Елга башы Йолдыз поселогыннан 5 км көньяк-көнбатыштарак урман массивында, тамагы Татар Әхмәте авылыннан 4 км көньяктарак. Тамак өлеше Кече Чирмешән елгасының сазлыкланган уңъяк яр тугаенда урнашкан. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 75 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Шыяның 0,6 дан 12,5 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар, иң зурысы – Шыя елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,15 км/км2. Туенуы катнаш, өчтән ике өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 73 мм, ташу вакытында су агымы катламы 50 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,006 м3/с. Озак вакыт яңгырлар булмаганда Шыя һәм аның кушылдыкларының аерым урыннары кибә.

Язын суы уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Шыя бассейнында суының гомуми күләме 0,12 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.