Тарихы

1653–1654 еллардан мәгълүм (башка мәгълүматлар буенча, Казан ханлыгы чорында нигезләнә).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрендә, шахта, фабрика һәм заводларга китеп китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 5 сәүдә-сәнәгать оешмасы була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1664,1 дисәтинә тәшкил итә.

1906 елның июнендә Югары Каракитә авылы халкы белән җир бүленеше мәсьәләсе буенча каршылыклар чыгу сәбәпле җирле крәстияннәрнең кузгалышлары булып уза.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Мөчәли волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Марс авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный партизан” колхозы оештырыла, 1950 елдан – Мичурин исемендәге колхоз (Түбән Каракитә авылы), 1959 елдан – “Йолдыз” колхозы (Түбән Каракитә авылы), 1994 елда “Йолдыз” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә, 2004 елдан “Дрожжаное” агрофирмасы составында, 2011 елдан – “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Каракитә” филиалында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1973 елда – урта (1973 елда яңа бина төзелә), 1994 елда – агролицей (авыл хуҗалыгы белгечлекләре буенча), 2001 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2009 елда “Хәтер” төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла (авыл, колхоз, мәктәп тарихына, авылда туган күренекле кешеләргә багышланган 1000 нән артык экспонат бар).

1958 елда мәктәптә күпьеллык үләннәр һәм бөртекле культуралар үстерү буенча беренче укучылар җитештерү бригадасы оештырыла, аңа 40 ел дәвамында мәктәпнең уку-укыту мөдире З.Ю.Азизов җитәкчелек итә (ул мәктәптә 1951–2001 елларда эшли). Бригада М.Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы бүләге лауреаты була, укучылар СССР ВДНХсының дипломнары, көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә. Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белән бергә 1988 елда карабодайның “Каракитән” сорты чыгарыла.

Авылда балалар бакчасы (1989 елдан, 2007 елда ябыла, 2013 елда капиталь ремонттан соң, кабат ачыла), Ш.Мөдәррис исемендәге мәдәният йорты (1966 елдан, 1992 елда яңа бина төзелә), китапханә (1992 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пунккты, мәчет (1994 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сагынам чишмәләрне” татар фольклор коллективы, “Моңнар кайтсын авылга” вокаль коллективы, “Ләйсән” балалар хореография коллективы, “Сәхнә йолдызлары” театр коллективы (1992 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Ш.Х.Мөдәррис (1919–1963) – шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз ордены кавалер.

Халык саны

1859 елда – 724,
1897 елда – 1273,
1913 елда – 1910,
1920 елда – 1520,
1926 елда – 1456,
1938 елда – 1561,
1949 елда – 1205,
1958 елда – 1129,
1970 елда – 1262,
1979 елда – 1271,
1989 елда – 647,
2002 елда – 560,
2010 елда – 546,
2018 елда – 441 кеше (татарлар).