Чыгу урыны һәм вакыты

1911 елның апреленнән 1 июленә кадәр Әстерхан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 20 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — М.Исмәгыйлев-Ширванский.

Юнәлеше

Газета либераль-буржуаз юнәлештә була.

Шәһәр халкы көнкүрешен, шәһәр үзидарәсе органнары эшчәнлеген, төбәктәге татарлар тормышын, мәдәният һәм мәгариф үсешен яктырта.

Аның битләрендә татар язучылары әсәрләре басыла.

Нигездә, Әстерхан губернасы чигеннән тыш та тарала.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.