1992 елда ТР Мәдәният министрлыгы һәм Театр эшлеклеләре берлеге карары белән татар театр мәдәниятенең күренекле эшлеклесе К.Тинчурин хөрмәтенә оештырыла. Ул республиканың театр сәнгате казанышларын ачыклау максатыннан ел саен уздырыла. Анда иң яхшы спектакль, иң яхшы хатын-кыз һәм ир-ат рольләре, иң яхшы режиссура өчен призлар бирелә. Фестивальдә катнашу өчен, республиканың барлык профессиональ театр коллективлары, шулай ук РФнең башка төбәкләреннән дә кунаклар чакырыла.

Төрле еллардагы лауреатлар — режиссёрлар М.Х.Сәлимҗанов, Ф.Р.Бикчәнтәев, Р.М.Заһидуллин, А.Я.Славутский; актёрлар Ш.Биктимеров, А.Гайнуллина, Ф.Бәдриев, И.Фәизов, Г.Ишкова, А.Калаганов, Р.Хәйруллина, В.Ганиева, Е.Щеглова һ.б.

2014 елда халыкара фестиваль статусы ала.