Тарихы

1730 еллардан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы чорында Көнчыгыш Кама аръягындагы баш күтәрүчеләр отрядлары белән Иске Иштирәк авылында туган А.Уразмәтов җитәкчелек итә.

XX йөз башында 3 мәчет, су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 3038 дисәтинә тәшкил итә.

1909 елда – авылда җәдит мәдрәсә, 1915 елда земство мәктәбе ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Кузайкино волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Иске Иштирәк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Чишмә” колхозы оештырыла, 1958 елдан Куйбышев исемендәге колхоз, 2002 елдан “Керкәле” ябык акционерлык җәмгыяте составында. Хәзерге вакытта – “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы “Бәкер” курортында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елларда – сигезьеллык, 1981 елда – урта, 2002 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1968 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2020 елдан яңа бинада), мәчет (2001 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Танцевальный фейерверк” хореография ансамбле (2017 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Биккенә чишмәсе” бар.

Күренекле кешеләре

А.Ф.Әхмәров (1927 елда туган) – приборлар төзү өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, профессор, ТАССРның атказанган уйлап табучысы;

Т.Г.Борһанов (1951 елда туган) – химик-технолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, “Нижнекамскнефтехим” гаммәви акционерлык җәмгыятенең синтетик каучук җитештерү заводы директоры (2000 елдан);

Р.И.Җәләев (1936 елда туган) – слесарь-торба сузучы, Социалистик Хезмәт Герое, ТАССРның атказанган төзүчесе, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы;

А.А.Идрисов (1950 елда туган) – архитектор, рәссам, ТРның атказанган архитекторы.

Суфи шагыйрь Мәүлә Колыйның тормышы һәм эшчәнлеге Иске Иштирәк авылы белән бәйле, авылга ул 1699 елда гаиләсе белән күченеп килә.

Халык саны

1859 елда – 451,
1889 елда – 1289,
1897 елда – 1369,
1910 елда – 1638,
1920 елда – 1887,
1926 елда – 1584,
1938 елда – 1053,
1949 елда – 830,
1958 елда – 805,
1970 елда – 721,
1979 елда – 781,
1989 елда – 545,
2002 елда – 524,
2010 елда – 517,
2017 елда – 574 кеше (татарлар).