Зур гәүдәле (25–31 мм). Канатлары яхшы үсеш алган. Личинкалары кара төстә. Түшәлмәдә һәм туфракның өске катламында яшиләр. Олы коңгызлар һәм личинкалары — актив ерткычлар. Корбанын тотканнан соң, матур коңгызлар югары казналыктагы аерым каналлардан аңа ашкайнату согы сиптерә, ул исә корбанының эчке органнарын сыек боткага әйләндерә, соңыннан ерткыч аны суыра.

40 ка якын төре билгеле, Россиянең Европа өлешендә — 6; Татарстан территориясендә 5 төре билгеләнгән.

Исле матур коңгызлар (C. sycophanta) һәм бронза матур коңгыз (C. inguisitar) киң яфраклы һәм катнаш урманнарда яши; туфрак өстендә һәм шулай ук агачларда күп кенә парсыз имән ефәк күбәләкләре гусеницаларын, алтын корсак, карышлавыклар һәм башка күбәләк гусеницаларын юк итәләр. Исле матур коңгызлар Кама аръягы урман-далаларының көньяк районнарында таралган (парсыз ефәк күбәләгенең таралу урынында бик күп була). Идел буе калкулыгында бик сирәк очрый.

Бронза матур коңгыз бөтен республика территориясендә бар, әмма саны күп түгел.

Алтынсу нокталы матур коңгызлар (C. auro­punctatum Herbst), дала матур коңгызлар (C. denticolle) һәм басу матур коңгызлары ачык биоценозларда (болын, аланнарда) яшиләр. Ябалакчыклар, ак күбәләк гусеницалары белән туена.

Басу матур коңгызлары шактый күп, аеруча басу агроценозларында, тугай болыннарында һәм күпьеллык үләннәр астында очрый.

Тәңкә канатлыларның санын төп көйләүчеләр булып торалар. Исле матур коңгызлар, бронза матур коңгызлар, алтынсу нокталы матур коңгызлар ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Бронза матур коңгыз

Исле матур коңгыз