Эчтәлек

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, киез итек басу.

1895 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәдрәсә була. XX йөз башында мәчет, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 648,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Арча шәһәр җирлеге составына керә.

1930 елда авылда IX съезд исемендәге колхоз оештырыла, 1954 елда “1 май” колхозы (Урта Бирәзә авылы) белән берләштерелеп, Хрущёв исемендәге колхоз итеп, 1959 елдан Сталин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1964 елда берләштерелгән “Октябрь” колхозы составына керә. 1993 елдан “Арча” күмәк предприятиесе, 2017 елдан “Яңарыш” агрофирмасы”. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, китапханә эшли.

Халык саны

1782 елда – 104 ир заты;
1859 елда – 365,
1897 елда – 583,
1908 елда –  632,
1920 елда – 539,
1926 елда – 765,
1938 елда – 604,
1949 елда – 391,
1958 елда – 325,
1970 елда – 387,
1979 елда – 369,
1989 елда – 371,
2002 елда – 370,
2010 елда – 379,
2015 елда – 403 кеше (татарлар – 98%).