Арча Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә, Казансу елгасында урнашкан. Казан — Екатеринбург линиясендә тимер юл станциясе. Казанга кадәр ара 65 км.

Арча халкы саны:

1782 елда – 290 ир-ат;
1859 елда – 1338,
1897 елда – 1228,
1908 елда – 1162,
1917 елда – 1415,
1920 елда – 1420,
1926 елда – 2250,
1940 елда – 5220,
1979 елда – 11,5 мең,
1989 елда – 13,9 мең,
2002 елда – 17,2 мең,
2010 елда – 18,1 мең,
2015 елда – 19,8 мең кеше.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Арча волосте үзәге. 1920–1930 елларда ТАССРның Арча кантоны үзәге. 1926 елда шәһәрләр исемлегеннән чыгарыла. 1930 елның 10 августыннан район үзәге, 1938 елдан шәһәр тибындагы поселок, 2008 елдан – шәһәр.

Фотограф Шакиров Р.Н. Арча шәһәрлеге

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Тарихы

Фотограф Шакиров Р.Н. Шәһәр администрациясе бинасы. 1853 ел

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

XII–XIII гасырларда нигез салына дип фаразлана.

Арча җире турында беренче язма 1379 елга карый. 1496 елның ноябрендә Себер ханы Мамук Казан тәхетен басып алу талпынышы ясый; бу вакыйга тасвирламасында Арча беренче тапкыр шәһәр буларак телгә алына.

Болгар торак пунктлары системасында Арча Казансу елгасында аерым урын алып тора. Елга агымы буенча өскә таба Идел буе Болгар дәүләтенең төньяк-көнчыгыш чигендә ныгытылган торак пункты була. Аның янында, көнбатышка таба 3 км ераклыкта, Казансу агымы буенча аска таба Божа авылы урнашкан булган.

Казан ханлыгы чорында – Арча даругасы үзәге.

1552 елда Арча А. Курбский гаскәрләре тарафыннан яндырыла. Рус елъязмасында шәһәрнең тасвирламасы сакланган: «...острог стары, Ареск зовом, зделан аки град тверд и з башнями, из бойницы, и живёт людей много в нём, и берегут велми, и не бе взимай ни от коих же ратей никакого же, стоить от Казани 60 верстах, вместех зело крепких и в непрохидимых, дебрех и в блатах, единем путём к нему притти и отойти» («Казан патшалыгы турында тарих»).

Арча ныгытмасын юк итү, һичшиксез, Казанны яулап алуда кискен борылыш була.

1555 елда Арчада рус крепосте, 1606 елда агач манаралар һәм диварлар торгызыла.

1781–1796 елларда Арча Казан наместниклыгының өяз шәһәре статусын ала,1796 елдан Казан өязе шәһәре.

XVIII–XIX гасыр башында Арча җире игенче солдатлар яшәгән урын була. Бу чорда халыкның төп шөгыльләре — игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарттыру, тимерчелек, балта осталыгы, кирпеч сугу, киез ясау, тегүчелек кәсепләре киң тарала.

XX йөз башында Арчада волость идарәсе урнаша. Шәһәрдә:

  • Богоявление чиркәве (1869–1873 елларда төзелә; 1894 елда гыйбадәтханәне рәссам С.Д.Эрьзя бизи; приход үзе 1750 еллардан эшли.  Чиркәү үзгәртеп корылган рәвештә сакланып кала; иртә эклектика стилендәге архитектура һәйкәле);
  • Покров чиркәве (беренче чиркәү 1768 елда төзелә, 1865–1882 елларда таштан яңартып торгызыла, 1937 елда ябыла, 1993 елда диндарларга кире кайтарыла. Рус–византия стилендәге элементлар белән эклектика стилендә төзелгән архитектура һәйкәле);
  • ике сыйныфлы приход училищесы (1867 ел, Богоявленский чиркәве каршында),
  • почтателеграф бүлеге,
  • телефон станциясе,
  • земство хастаханәсе (1872 елда Чыпчык авылыннан күчерелә),
  • кыз балалар өчен земство училищесы,
  • ир балалар өчен Халык мәгариф министрлыгының ике сыйныфлы һөнәр училищесы (1879 ел),
  • богадельня (1888 ел),
  • 6 салат оны җитештерү заводы,
  • 2 күн заводы,
  • аракы заводы,
  • тегермән,
  • 3 тимерче алачыгы,
  • 10 вактөяк сату һәм шәраб кибетләре,
  • 2 сыраханә,
  • 2 трактир,
  • 10 ашханә,
  • 3 юлаучылар йорты шли.

Һәр дүшәмбедә базар җыела.

1937–1955 елларда Арчада машина-трактор станциясе эшли. 1941–1946 елларда педагогия училищесы һәм район хастаханәсе биналарында эвакуация госпитале урнаша, 1943 елда госпиталь хәрби әсирләрне дәвалау өчен үзгәртеп корыла.

1930 елдан 1993 елга кадәр Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсе эшли. 1978 елда Лейпциг ярминкәсендә ул (дөньяда милли татар орнаментлы аяк киеме җитештерүче бердәнбер предприятие) алтын медальгә лаек була.

1941 елда Арча җиләк-җимеш питомнигы ачыла, 1963 елда питомник совхозы итеп үзгәртелә, 1973 елда – «Арча» Таттрестының «Плодопром» җиләк-җимешчелек совхозы, 1992 елда – «Татплодоовощпром» җитештерү-коммерция концернының «Арча» совхозы, 1994–1999 елларда – «Арча» күмәк предприятиесе, 2003 елдан «Арча агрофирмасы», 2004 елдан «Яшьлек» авыл хуҗалыгы комплексы, 2004–2006 елларда – «Арча» авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексы.

Фотограф Шакиров Р.Н. Покров чиркәве. 1882

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Сәнәгать

Арча читекләре

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Шәһәр территориясендә:

сәнәгать тармагында – «АСПК» предприятиесе;

төзелеш тармагында – «Арча МСО», «Строй-Сервис», «Строймастер», «Татавтодор» ПРСОның Арча филиалы, «Заман-Стройдизайн» предприятиеләре;

авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтү өлкәсендә – «Агрохимия», «Круг-Агро», «Арскнефтепродукт», «Энергосервис» предприятиеләре;

авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү тармагында – «Арча элеваторы», «Арча» филиалы— «Арча сөт комбинаты» (1932 ел),

җиңел сәнәгать тармагында – «Мехчы» мех эшләнмәләр тегү комбинаты, милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе, «Амфир» мех чималын эшкәртү фабрикасы, тегү комбинаты;

азык-төлек сәнәгате тармагында – ипи комбинаты, крахмал заводы, Арча райпотребсоюзының азык-төлек комбинаты, сөт комбинаты;

ремонт-механика заводы,

агач эшкәртү комбинаты,

төзелеш материаллары комбинаты,

элеватор,

район типографиясе эшли.

Фотограф Шакиров Р.Н. Г. Тукай исем. Арча педагогия көллияте

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Мәдәният

Фотограф Шакиров Р.Н. "Казан арты" тарихи-этнографик музее

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

1920 елда Арчада 2–3 ай уку срогы белән педагогик сыйныфлар ачыла, 1930 елда шул базада Арча агропедагогик техникумы оештырыла (шул ук елда ТАССРның 10 еллыгы исеме бирелә).

1937 елдан техникум башлангыч сыйныфлар укытучыларын әзерләү буенча педагогик училище дип атала (1946 елда Г. Тукай исеме бирелә), 1992 елдан – Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте. Аны тәмамлаучылар арасында – язучылар һәм милли мәдәният эшлеклеләре: Г.А. Ахунов, М.С. Мәһдиев, Ф.М. Миңнуллин, И.К. Хәйруллин, С.Ф. Шакир һ.б.

1999 елда Арча педагогика көллияте каршында «Әлифба» музее ачыла (1226 саклау берәмлеге). Экспозиция борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр дөнья халыкларының язуы барлыкка килүгә һәм үсешенә багышланган. Музей нигезенә көллият укытучылары, «Әлифба» дәреслеге авторлары (беренче басма 1965 елда дөнья күрә) С.Г.Вәгыйзов һәм Р.Г.Вәлитованың педагогик һәм иҗади эшчәнлеге салынган.

Хәзерге вакытта Арчада мәгариф өлкәсендә 4 урта мәктәп, гимназия, башлангыч мәктәп, башлангыч мәктәп – балалар бакчасы, 8 балалар бакчасы, укучылар сарае (1955 елдан), балалар сәнгать мәктәбе (1963 елдан), «Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (2010 елдан), «Арча Арена» балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе (2014 елдан), мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге (1999 елдан), 120 нче номерлы һөнәри училище, Арча социаль-юридик техникумы, социаль белем бирү академиясе филиалы (КСЮИ) (2002 елдан), шулай ук 3 китапханә, 2 мәдәният йорты, 4 мәчет эшли («Изгеләр» мәчете 2012 елда ачыла).

1995 елда Арча әдәбият һәм сәнгать музее ачыла. Экспозициянең мәйданы 144 кв.м, музей тупланмасында 2 меңгә якын берәмлек бар. Экспозициядә язмышлары Арча ягы белән бәйле 40 язучы, 20 сәнгать һәм фән эшлеклесе (экспонатлар арасында – Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Ш. Күлтәси, Г. Камал һәм Г. Тукай документлары һәм шәхси әйберләре), Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы турында материаллар тәкъдим ителә. Аерым экспозиция гамәли һәм сынлы сәнгать әйберләренә, төбәк тарихына, якташларга багышланган.

2009 елда «Казан арты» тарих-этнография музее ачыла. Күргәзмә Казан арты төбәгендә яшәүче татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә багышланган (13 615 саклау берәмлеге).

2005 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан үзәк мәйданда «Дан» мемориаль комплексы ачыла.

Фотограф Шакиров Р.Н. Сәүдәгәр Сызганов йорты. 1890

Тарихи-мәдәни һәйкәлләр

Фотограф Шакиров Р.Н. Капралова йорты. XIX йөзнең икенче яртысы – ХХ йөз башы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Шәһәрдә тарихи-мәдәни һәйкәлләр дә сакланган:

Капраловлар йорты (XIX гасырның 2 нче яртысы – XX гасыр башы). сәүдәгәр Капраловлар икмәк сату белән шөгыльләнгәннәр, юртак атлар тотканнар;

классицизм элементлары белән эклектика стилендә торак йорт;

торак йорт (XIX гасыр ахыры);

сәүдәгәр Сызганов йорты (1890 ел);

С. Хәйруллин сәүдә рәтләре (XIX гасыр ахыры);

шәһәр администрациясе бинасы (1853 ел);

Крахмаль заводы бинасы (1929 ел);

Советлар йорты (1930 ел).

Шәһәр үзәгендә археологик һәйкәл – Арча шәһәрлеге урнашкан (болгар-татар шәһәре ныгытмасы калдыклары).

Фотограф Шакиров Р.Н. Үзәк мәчет

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Шәһәрнең танылган кешеләре

Э.К.Әбелханов (1937–2005) – радиоинженер, СССР Дәүләт премиясе лауреаты;

О.З.Әкбаров (1976 елда туган) – «Татарстанның медицина техникасы һәм фармациясе» предприятиесе генераль директоры (2009 елдан), Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре;

Н.С.Барышев (1936–2000) – физика-математика фәннәре докторы;

Г.З. Габдрахманова (1971 елда туган) – педагог, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе (2018 елдан);

М.И.Гатин (1976 елда туган) – Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе урынбасары (2013 елдан);

Э.Н.Дышаев (1938–2017) – «Чаян» журналының рәссам-карикатуристы;

В.Ф.Ежков (1922–1943) – өлкән лейтенант, Советлар Союзы Герое;

Р.Ш.Мөхетдинова (1957 елда туган) – композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

Б.П.Павлов (1949 елда туган) – Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең Атказанган икътисадчысы, Татарстан Республикасының икътисад һәм сәнәгать министры (2005–2007 елларда);

Р.Н. Сабиров (1981 елда туган) – Татарстан Республикасы Президенты эшләре идарәчесе урынбасары (2001 елдан);

Л.Р. Сафин (1969 елда туган) – Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2010 елдан), Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе;

Г.Г.Татарова (1944 елда туган) – социология фәннәре докторы;

Л.В.Хәмитова (1970 елда туган) – җырчы, «Алтын барс» халыкара премиясе лауреаты;

А.Г.Яхин (1931–2010) – филология фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, К. Насыйри премиясе лауреаты һ.б.

1885–1886 елларда Арчада ир балалар өчен Халык мәгариф министрлыгының ике сыйныфлы һөнәр училищесында укыган Ф.И.Шаляпин (1873–1938) исеме дә Арча белән бәйле.