Афористик рәвештә укучыга киңәш, нәсыйхәт бирелә. Нәсыйхәтнамәдә мөрәҗәгать, риторик сорау, комментарий, интерпретация, антитеза һ.б. чаралар кулланыла. Иллюстрация сыйфатында төрле гыйбрәтле мәгълүматлар һәм фактлар китерелә. Нәсыйхәтнамәгә идея-тематик төрлелек хас.

Мәсәлән, «Нәсыйхәт әс-салихин» (XVI–XVII йөзләр) җыентыгы — дини-дидактик әсәр; ә Р.Фәхретдиннең әсәрләре әхлакый-гуманистик идеяләр белән сугарылган.

Әдәбият          

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.

Автор — Х.Й.Миңнегулов