Казансу башы

Идел елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 140 км, бассейнының мәйданы 2600 км2. Елга башы Арча районы Бимәр авылыннан төньяктарак, Биектау районы территориясеннән ага; түбәнге агымы һәм тамагы Казан эчендә. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы — 53 м. Куйбышев сусаклагычы 53 м билгесенә кадәр тулганнан соң, Казансуның түбәнге агымнары Олы Дербышкидан башлап су басудан саклану зонасына керә һәм Казан эчендә елга участогы суднолар йөрерлек киң култыкка әверелә.

Сусаклагыч һәм инженерлык дамбалары төзелгәнгә кадәр, Казансуның иң түбәнге агымында елга юлы башка юнәлештә була: ул көнчыгыш, төньяк һәм көнбатыштан Елантау тавын урап узган һәм Игумный поселогы белән Бишбалта бистәсе арасында Иделгә койган. 1950 еллар уртасына кадәр Казансу тамагында пароход пристаньнары урнашкан була. 1955–57 елларда шәһәр үзәгеннән Елга аръягына Киров исемендәге транспорт дамбасы төзелә, һәм аның астыннан Казансуның яңа юлы салына. Иске юлның елга белән гидрологик элемтәсе юкка чыга һәм агымсызга әйләнә.

Елганың су җыелу мәйданы күпсанлы кушылдыкларның (күбесенчә уңъяк) үзәннәре белән бүлгәләнгән җиңелчә дулкынсыман асимметрик тигезлектән гыйбарәт. Казансу бассейнының гомуми авышлыгы көньяк-көнбатышка таба. Су җыелу мәйданының уртача киңлеге бөтен озынлыгында диярлек 17–18 км. Казансу бассейнының төньяк һәм төньяк-көнчыгыш өлешендә рельефта Вятка Увалының абсолют биеклекләре 150–210 м га җиткән көньяк тау тармаклары бар. Су җыелу мәйданы ерымлы-сызалы көчле эрозиягә дучар ителгән; кайбер урыннарда ярыклы, упкынлы, бүрәнкәле карст үсеш алган (Арча районы Төбәк-Чокырча авылыннан көнчыгыштарак тирәнлеге 3 тән алып 7 м га кадәр булган 20 гә якын шундый түбәнәюләр бар); Зәңгәр күлләр, Биектау районының Семиозерка авылы, Якты Күл поселогы һәм башка тирәсендә күлләр барлыкка килү шулай ук карст күренеше белән бәйле. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%, сөрүлекләр 75%, күлләвекләр 5%.

Казансу үзәнлеге трапеция формасында, киңлеге 0,2–1,2 км, шактый өлеше асимметрияле: югары агымында Щербаково авылына кадәрге урыннарда күбесенчә уң ягы текә, Олы Дербышки авылыннан түбәндәрәк — сул ягы текә. Тугае тоташ, ике яклы, киңлеге 1 км га кадәр; өслеге тигез, урыны белән сазлыклы. Казан эчендә тугае Куйбышев сусаклагычы сулары астында, рельефта тугай өсте террасасы күренә. Елга юлы бөтен озынлыгына диярлек бормалы, югары агымында киңлеге 1,8–2,5 м, түбәнге агымында — 30–40 м га кадәр. 2–3 км га кадәр озынлыктагы борылмалары бар. Урта агымында ярлары, нигездә, текә; урыны белән биеклеге 2–5 м га кадәр җиткән киртләч, түбәнге агымында ярлар сөзәгрәк. Елга агымының уртача тизлеге җәйге саегу вакытында 0,1–0,3 м/с, ташу чорында — 0,7–0,8 м/с. Төбе тигез, күбесенчә ләмле, югары агымында — урыны белән ташлы.

Казансуның 41 кушылдыгы бар, иң зурлары: Ия (21,9 км), Бирәзә (19,2 км), Аты (20,1 км), Кызылсу (25,7 км), Шәмәк (27,6 км), Сола (27,3 км), Солонка (25,8 км), Коры Елга (20 км) — уң; Кесмәс (35 км), Киндерле (26 км), Нокса (42 км) — сул. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,41 км/км2. Уң кушылдыкларның шактые (Кызылсу, Шәмәк, Сола, Солонка) күбесенчә меридианнар юнәлешендә. Туенуы катнаш, җәйге челләдә җир асты сулары исәбенә тотрыклы. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–5, түбәнге агымында — 10 л/с·км2 га кадәр. Елга режимын күзәтү 1–5 тән алып 27 елга кадәрге периодлар белән 11 постта өйрәнелгән. Хәзерге вакытта күзәтү-тикшерү эшләре Арча шәһәре янындагы суүлчәгеч постта алып барыла (1934 елдан). Гидрологик режимы су биеклеге интенсив рәвештә арта барган югары су муллыгы һәм аның чагыштырмача тиз кимүе, саегу вакытының озакка сузылуы белән характерлана. Су биеклегенең уртача еллык тирбәнешләре Арча шәһәре янында 4,8 м (максималь 5,5 м), Олы Дербышки авылы тирәсендә 5,4 м (максималь 7,2 м). Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана һәм 30 көн тирәсе дәвам итә. Аерым елларда ташу башлану вакыты уртачадан 15–20 көн аерма белән булырга мөмкин. Шул чорда еллык су агымының 70–80% ы уза. Суның иң күп чыгымнары: Арча шәһәре янында 266 м3/с, Олы Дербышки авылы тирәсендә 310 м3/с. Җәйге саегу вакыты дәвамлы һәм тотрыклы. Яңгырдан ташулар күп түгел, ел саен күзәтелә, аларның уртача дәвамлылыгы 1–3 көн. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 4,8 м3/с. Минималь чыгымнар август–сентябрь айларында күзәтелә. Казансу елгасында кышкы саегу, гадәттә, ноябрьнең беренче яртысына туры килә һәм 140–150 көн дәвам итә. Суының уртача күпьеллык чыгымы Арча шәһәре янында 3,7 м3/с, Олы Дербышки авылы тирәсендә — 12,9 м3/с. Елгада боз кату, гадәттә, ноябрьнең беренче ункөнлеге ахырында башлана. Боз капламы елганың күпчелек өлешендә тотрыклы, тоташ. Бозның калынлыгы кыш азагына 56 см (Олы Дербышки авылы) — 78 см га (Арча шәһәре) җитә; максималь калынлыгы — 165 см. Елганың кайбер урыннарында боз капламы тотрыксыз, кыш җылы булганда боз кату күзәтелми. Бу җир асты суларының елга юлына күпләп чыгуы (Зәңгәр күлләр, Олы Дербышки авылы тирәсендә) һәм сай урыннарда агымның көчле булуы белән бәйле. Елга суының күп өлеше сульфат-гидрокарбонат-кальцийлы; Арча шәһәре тирәсендә, Кызылсу һәм Сола елгалары тамаклары арасында — гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы. Гомуми минеральләшүе Арча шәһәре янында ташу вакытында 100–300 мг/л, җәйге саегу вакытында — 600 мг/л; Олы Дербышки авылы янында саегу вакытында ул 1500–1750, кайвакыт 2200 мг/л га җитә. Суы язын чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (Арча шәһәре янында 9 мг-экв/л дан алып Олы Дербышки авылы янында 23 мг-экв/л га кадәр). Казансу бассейнында суның гомуми күләме 16,4 млн м3 булган 26 буа төзелгән. Су ресурслары сугару (елына 12 млн м3), торак пунктларын су белән тәэмин итү (елына 5 млн м3), балык үрчетү (балык үрчетү буаларының күләме 5 млн м3 тирәсе) өчен файдаланыла.

Елга ТРның табигать истәлеге буларак билгеләнә (1978). Казансу бассейнында Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-саклаулыгы, Зәңгәр күлләр табигать тыюлыгы, шулай ук «Казансу башы», Курса соры челән колониясе, Эстачи (Остачы) сөзәклеге, Семиозерка урманы, Карьер чокыры, «Терлек таулары» («Швейцария») табигать истәлекләр