Зәңгәр күл. 2020

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биектау районы территориясендә (Щербаково авылы янында) урнашкан.

1994 елда билгеләнә. Мәйданы – 1910 га. Башлыча, Казансу елгасының уңъяк ярында, югары Пермьнең түбән Казан асъярусының су белән юылмаучы токымнарыннан (известьташ, доломит) торган калкулыкны көнчыгыштан әйләнеп үтүче борылмада урнашкан. 80 % ка якын мәйданны урманнар, нигездә, чыршы катнаш юкә һәм имән урманнары били. Аллювиаль комлы утырмалардан торучы сул якның түбәнге террасаларында күпчелеге нарат агачлары булган ылыслы-киң яфраклы урманнар үсә.

Уң яктагы биек террасаларның итәгендә һәм елганың үзәк ярында «зәңгәр» дип йөртелүче уникаль күлләр урнашкан. Күл карст процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән, суы үтә күренмәле, нык минеральләшкән, гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта.

Алар арасында иң зурысы Олы Зәңгәр күл (әдәбиятта еш кына Зәңгәр күл буларак телгә алына) – 1972 елдан табигать истәлеге. Елга агымының күлдән өстәрәк өлешендә дугасыман рәвештә суы көчле ташкын булып елгага кушыла торган Кече Зәңгәр күлләр системасы сузыла. Күлләрнең туенуын бүрәнкәсыман тирән упкыннардан («чоңгыл») чыгучы җир асты сулары тәэмин итә. Күлләрдә су темп-расы ел дәвамында даими (6-8 °C). Казансу елгасы Зәңгәр күлләр тирәсендә туңмый.

Узган гасырларда күлләрдә су тегермәннәре төзелгән була, алар 1950 елларга кадәр эшли.

Әле К.Ф. Фукс һәм А.В. Фаворский күл төбендәге ләмнең дәвалау үзлекләре барлыгын күрсәткән була.

Тыюлык территориясендә 900 дән артык югары төзелешле үсемлекләр төре үсә. Олы Зәңгәр күлнең хайваннар дөньясы: кисек, сузынкы, сазлык әкәм-төкәмнәре, каймалы һәм бормалы кәтүкләр; югары төзелешле кыслалар-яньйөзәрләр, суйөзәрләр, түбән төзелешле кыслалардан – циклоплар. ТРның Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләрдән сөтсу ак планария (ТРда бердәнбер урын), су чаяны, кайгылы күбәләк, зур бөркет, алтынсыман корташар яши.

1990 елларда күлләр яны территориясендә төзекләндерү эшләре башкарыла. Биредә балаларны сәламәтләндерү лагерьлары, «Крутушка» санаторие урнашкан.