Биографиясе

1939 елның 16 апреле, БАССРның Борай районы Зур Бадрак авылы —  2019 елның 20 декабре.

Башкорт авыл хуҗалыгы институтын (Уфа шәһәре) тәмамлаганнан соң (1967), Удмурт АССРның Грахово районы «Новогорский» совхозында ветеринария табибе булып эшли.

1970–1994 елларда (бүленеп) Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясендә: ветеринария табибе, фәнни хезмәткәр, паразитология бүлеге мөдире (1977–1984, 1993–1994). 1984–1993 елларда Башкортстан терлекчелек һәм терлек азыгы җитештерү фәнни-тикшеренү һәм проектлау-технология институтында: баш фәнни хезмәткәр, сарыкчылык секторы җитәкчесе. 1994 елдан Башкортстан агросәнәгать комплексы (АСК) кадрларын яңадан әзерләү һәм белем күтәрү институтында, АСКның прогрессив технологияләре кафедрасы профессоры (1998).

Фәнни тикшеренүләре ашказаны-эчәк тракты гельминтозы очракларында дәвалау-профилактика гамәлләренең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча комплекслы чаралар эшләүгә, терлек организмы өчен зарарсыз яңа дәвалау-профилактика чаралары – антигельминтиклар эзләү мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Профилактика нематодозов овец // Ветеринария. 1983. № 9.

Феносмолин для дезинвазии животноводческих объектов // Ветеринария. 1989. № 12.

Микроклимат помещений при различных способах содержания овец // Ветеринария. 1999. № 9.