Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Новосёлки исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавыт Сахаровлар). Халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Авыл Сакон авылының Архангел Михаил чиркәве приходына карый.

1885 елда авылда вакытлыча файдалануга алынган фатирда Саксон приходы рухание В.И.Померанцев башлангычы һәм ярдәме белән укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (беренче укытучысы – крәстиян Я.А.Веретяхин). 20 якын бала укый, күбесенчә ир балалар, 1904 елда – 30 ир бала һәм 10 кыз бала.

1901 елда приход кешеләре һәм рухани В.И.Померанцев акчасына агач Рождество Христово чиркәве төзелә (Чистай өязенең Иске Иванай авылыннан күчерелә; 1938 елда ябыла, 1960 елларда җимерелә).

ХХ йөз башында тимерчелек, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 936 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Кызылъяр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Сахаровка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1926 елда авылда «Рассвет» коммунасы (беренче рәисе – Г.И.Поселягин), 1929 елда аның нигезендә «Красный Победитель» колхозы оештырыла, 1952 елда – Тельман исемендәге, 1963 елдан – «Россия» колхозлары, 1975 елда– Тельман исемендәге совхоз составына керә.

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

2011 елда авыл янында «Лебяжье» югары технологияле мегаферма төзелә (3900 баш терлеккә, елына 19 млн литрга кадәр сөт җитештерүгә исәпләнгән).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (2002 елда башлангыч мәктәптән үзгәртелә, шул ук елны яңа бина төзелә), мәдәният йорты, китапханә фельдшер-акушерлык пункты эшли.

2010 елда Алексеевск районы предприятиеләре ярдәме белән яңа агач Рождество Христово чиркәве төзелә.

Авыл янында Идел буе Болгар дәүләте чоры 3 археология объекты табыла.

Күренекле кешеләре

В.И.Жогин (1936 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, 1977–1986 елларда Әгерҗе районы башкарма комитеты рәисе булып эшли.

Халык саны

1782 елда – 22 ир заты;
1859 елда – 474,
1897 елда – 817,
1908 елда – 1003,
1920 елда – 1097,
1926 елда – 1123,
1938 елда – 849,
1949 елда – 588,
1958 елда – 580,
1970 елда – 719,
1979 елда – 505,
1989 елда – 429,
2002 елда – 447,
2010 елда – 404,
2015 елда – 436 кеше (руслар).