Тарихы

XIX йөзнең беренче яртысында Кощаково авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү, тегүчелек һәм күн итек тегү кәсепчелеге тарала.

Авылда алпавытлар А.П. һәм В.В.Шейдеман, Н.П.Запольская, А.А.Растовской, сәүдәгәр И.И.Апаков һ.б.ның биләмәләре урнаша. Степановның – агач йортын (соңыннан аңардан Кощаково авылында клуб төзелә), җиләк-җимеш бакчасы, мөгезле эре терлек фермасы, кош һәм ат абзарларын берләштергән утары була.

XX йөз башында авылда тегермән эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 133 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кощак волостена керә. 1920 елдан − ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән − Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән − Питрәч районында.

Хәзер − Кощаково авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красная Званка” колхозы оештырыла. 1950 елда “Борьба” колхозы (Кощаково авылы) белән бергә “Смена” (Царёво авылы) колхозына керә. 1958 елда “Кощаковский” совхозына кушыла.

1966 елда Казан ипподромы тарафыннан авылда ат заводының Званка бүлеге – “Конезавод” совхозы ачыла, авыл “Кощаковский” совхозыннан чыга. 1990 еллар башында “Казанский конезавод” совхозы (авылда үзәк утар урнаша) оештырыла.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ат үрчетү, кымыз җитештерү белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Китапханә (беренче вакытта Кощаково авылыннан күчмә китапханә, 1973 елдан төзелеш вагонында урнаша, 1974 елдан клуб бинасында), клуб (1976 елдан, 2020 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан), күпфункцияле үзәк (2020 елдан), “Рамазан” мәчете (2009 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

П.Д.Павлов (1921–2010) – геолог, РСФСРның атказанган геологы, “Почет билгесе”, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавлеры;

И.П.Фадеев (1891–1969) – медицина хезмәте майоры, ТАССРның атказанган табибы, Ленин ордены кавалеры, Казанда 1671 нче госпиталь башлыгы (1941–1943 елларда).

Халык саны

1859 елда – 71,
1897 елда – 115,
1908 елда – 110,
1920 елда – 97,
1949 елда – 136,
1958 елда – 124,
1970 елда – 136,
1979 елда – 77,
1989 елда – 234,
2002 елда – 381,
2010 елда – 504,
2020 елда – 1029 кеше (руслар – 49%, татарлар – 46%).