ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты, ТАССР Мәгариф халык комиссариаты, Татарстан профсоюзлар өлкә советының Наданлыкны бетерү җәмгыяте органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Газета 1928 елның октябрендә Казанда татар телендә нәшер ителә, барысы 1 саны чыга.

Юнәлеше

Наданлыкка, эчүчелеккә каршы көрәшкә чакыра; татар графикасын латинлаштыруны яклап чыга.

И.В.Сталин һәм М.И.Калинин чыгышларыннан өзекләр бастыра.

Авторлар арасында М.Агишев, Г.Зарипов, Г.Кашшаф, Б.Корбанов, З.Мәһдиев, Г.Минский, Г.Нигъмәти, И.Рәхмәтуллин, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Толымбай, Г.Кутуй, Д.Фәтхи, Р.Хәмиди һәм башкалар бар.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех