- РУС
- ТАТ
инженер-суднолар төзүче, СССР Дәүләт бүләге (1949), Ленин бүләге (1965) лауреаты
1910 елның 7 мае, Ленинград — 2001 елның 5 мае, Яшел Үзән шәһәре.
Ленинград төгәл механика институтын тәмамлаганнан соң (1932), «Радиоприбор» заводының проектлау бюросында конструктор булып эшли (Ленинград).
1934–1937 елларда 192 нче заводта өлкән конструктор, баш конструктор (Мәскәү). 1937 елдан Мариинск лагеры механизаторы (Кемерово өлкәсенең Юрга ст.); 1939–1945 елларда НКВДның Тәҗрибә КБда механика төркеме башлыгы (Казан).
1945–1950 елларда Яшел Үзән суднолар төзү заводында эшли, баш конструктор (1948 елдан).
1950–1989 елларда Яшел Үзән проектлау-конструкторлык бюросында: башлык урынбасары — баш конструктор (1979 елга кадәр), әйдәп баручы инженер (1979 елдан).
Дәүләт бүләге корабльләр төзелешендә агымлы алымны эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә катнашканы өчен (122б проекты), Ленин бүләге махсус машина төзелеше өлкәсендәге эшләре өчен (204 проект) бирелә.
Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.