90 нан артык төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган.

ТР территориясендә 2 төре: кырпулы лалә (L. pilosiusculum) һәм сарана лалә (L. martagon) бөтен районнарда да очрый. Киң яфраклы һәм наратлы-киң яфраклы урманнарда үсә.

50-150 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, яфраклар белән капланган. Яфраклары чиратлашкан, кыяк яки кыяк-ланцетсыман. Чәчәкләре эре, төрле төстә, күпчелеге тимгелле, хуш исле, чалма-чуксыман чәчәк төркемендә. Җимеше – капкачларда ачылучы өч оялы озынча тартмачык, көрән төстәге яссы эре орлыклы. Июнь-июльдә чәчәк ата. Вегетатив юл (суганча кабырчыкларыннан, суганча бәбиләрдән), сирәк кенә орлыктан үрчи. Суганчасы алтынсу-сары, ялангач, итчел сусыл кабырчыклы.

Сарана лаләнең культурада 3,5 меңгә якын бакча формалары чыгарылган.

Баллы үсемлек.

Сарана лалә