- РУС
- ТАТ
хокук белгече, социолог, полиция хокукы докторы (1886), хакыйкый статский советник (1900)
1854 елның 20 октябре, Казан губернасы Мамадыш шәһәре – 1926 елның 18 августы, Казан.
Дворяннар нәселеннән.
1878 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: 1879-1882 елларда профессор стипендиаты, 1882-1886 елларда доцент, дәүләт хокукы кафедрасы ординар профессоры, 1907-1919 елларда хокук факультетының полиция хокукы кафедрасы атказенган профессоры, 1919-1920 елларда иҗтимагый фәннәр факультетының җәмәгать хокукы кафедрасы профессоры; бер үк вакытта 1906-1907, 1910-1918 елларда хокук факультеты деканы.
Революция елларында (1905-1907) самодержавиегә каршы студентлар кузгалышларын, Россиядә конституцион реформалар үткәрүне яклап чыга, көн үзәгендәге сәяси темаларны яктырткан мәкаләләр бастыра.
Хокук белемендә социологик юнәлешне яклый. «Россиядә земство үзидарә органнары эшчәнлеген өйрәнү тәҗрибәсе» («Опыт изучения деятельности органов земского самоуправления в России», 1882), «Франция һәм Пруссиядә үзидарәне оештыру» («Организация самоуправления во Франции и Пруссии», 1886) кебек хезмәтләрендә Европа илләрендә һәм Россиядә җирле үзидарәнең эшчәнлеге мәсьәләләрен анализлый.
Төп хезмәтләре, шул исәптән «Рус дәүләт хокукы» («Русское государственное право», вып. 1-7, 1895-98), «Элек һәм хәзерге көндә административ хокук фәне» («Наука административного права в её прошлом и настоящем», 1903), «Административ хокук дәреслеге» («Учебник административного права», 1904), дәүләт хокукы һәм административ хокук, дәүләтне психологик яктан аңлау мәсьәләләренә карый; социологиягә нисбәтле хезмәтләр авторы.
Административное устройство наших окраин. К., 1891;
Вопросы государствоведения, социологии и политики. К., 1899;
Лекции по государственному праву. К., 1906;
Указ и закон по действующему русскому законадательству. К., 1912;
Социология как наука и как предмет исследования во Франции. [У.к.], [Е.к.].
Емельянова И.А. Юридический факультет Казанского государственного университета 1805-1917 гг.;
Очерки. К., 1998;
Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804-1904). К., 1904. Ч. 2;
Биобиблиографический словарь профессоров и преподавателей Казанского университета 1905-1917. К., 1986;
Казанский университет (1804-2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.