Компонентларының (тау токымнары, туфрак, үсемлекләр дөньясы һәм башкалар) һәм морфологик кисәкләрнең (фация, табигый ызаннар, җирлекләр) закончалыклы кушылулары, шулай ук кушылмаларның үзенчәлекләре һәм тагын да түбәнрәк территориаль берәмлекләргә характерлы бәйләнгән булуы белән аерыла.

Һәрбер географик ландшафтның төзелешен матдәләр алмашы һәм энергия процессы билгели. Ритмик һәм кайтма булмаган үзгәрешләргә дучар ителә.

ТР территориясендә табигый ландшафтның күп өлеше, нигездә, агроландшафтларга әверелгән.

Географик ландшафт – ландшафтлы тикшеренүнең төп берәмлеге һәм төп объекты буларак саналучы физик-географик бүленеш категорияләренең берсе.

Киң мәгънәсендә географик ландшафт теләсә нинди рангтагы табигый территориаль комплексның синонимы.