Биографиясе

1925 елның 22 марты, Архангельск өлкәсенең Коношск районы Лухтонга бистәсе – 1983 елның 28 гыйнвары, Мәскәү.

Фабрика-завод училищесен тәмамлаганнан соң, Казан авиация заводында эшли.

1942 елның сентябреннән Кызыл Армиядә. Шул ук елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 21 нче армиянең 120 нче укчы дивизиясе 538 нче укчы полкының разведка взводы разведчигы. Дон, Көнбатыш, Ленинград һәм Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943), Смоленск сугышларында (1943), Ленинград камалышын өзүдә, Польша һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша.

1945 елның 23 гыйнварында Одер елгасын кичкәндә Грошовице авылы (Польша) янында каһарманлык күрсәтә.

Сугыштан соң Мәскәүдә яши һәм эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Золотые звезды северян. Архангельск, 1971.

Андреев С.А. Совершенное ими бессмертно. М., 1976.

Автор – В.А.Шагалов