Казанның Киров районы территориясендәге «Аккош күле» урман паркында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 1,7 га. Күләме 26,1 мең м3. Озынлыгы 240 м, уртача киңлеге 60 м. Уртача тирәнлеге 1,5 м, иң зур тирәнлеге 4,5 м.

Күлнең барлыкка килүе карст-суффозия күренеше белән бәйле. Элек Тирән күл белән бер сулыкны тәшкил иткән, хәзер йөзмә «үлән-утрау» белән аерылган.

Өчпочмак рәвешендә, озынча. Ярлары калку, катнаш урман белән капланган. Күбесенчә явым-төшем исәбенә туена. Акрынлап күл саега бара. Төбендә бик калын органик ләм (сапропель) катламы бар.

Ял итү урыны.