Эчтәлек

Казан губернасы территориясендә XVI йөз ахырында — XVII йөз башында барлыкка килә. XIX йөздә көчле үсеш ала. Курыс җитештерүдә — Казан өязе Олы Карауҗа авылы, мунчаладан бау ишүдә — Спас өязе Чуаш Кичүе авылы (әлеге кәсеп шулай ук Казан һәм Мамадыш өязләрендә киң тарала; продукция алыпсатарлар аша Казан заводларына һәм Түбән Новгород ярминкәсенә; бер өлеше җирле базарларга җибәрелә); юкә курысыннан бау ишүдә — Спас өязе Урта Йорткүл авылы (продукция Казанга әзер тиреләрне җыеп төрү өчен күн эшкәртү заводларына, сал бәйләү өчен урман сәнәгатьчеләренә һәм күп өлеше Түбән Новгород ярминкәсенә җибәрелә), чабата үрүдә — Тәтеш өязе Олы Тояба һәм Спас өязе Иске Бәрән авыллары (татарлар үргән чабаталарның башы туры, теләсә нинди аякка яраклы, тузып беткән табанын гына алыштырырга мөмкин; рус крәстияннәренең матур итеп үрелгән чабаталары кыйммәтрәк йөри; шуңа күрә татарлар үргән чабаталарга ихтыяҗ зуррак), өрлек-борыслар ясауда — Зөя өязе Норлат авылы; чыпта-каплар үрүдә Казан һәм Мамадыш өязләре (эшләүчеләр саны буенча иң күп таралган кәсеп, милли «төсмер»гә ия: Түбән Иделдә ашлык ташу өчен «татарлар эшләгән» капларны файдаланганнар) җитештерү үзәкләренә әвереләләр.

Кәсепчелек белән, башлыча, аерым гаиләләр шөгыльләнгән. Крәстиян хуҗалыкларында зур күләмдә балта эшләре (йорт, тегермән, мәчет, кое буралары бурау, аеруча Көнбатыш Кама аръягында киң тарала) һәм агач эше (җиһазлар, тәрәзә рамнары һ.б. ясау эше азрак тарала, Мамадыш, Казан һәм Спас өязләренең аерым авылларында) белән шөгыльләнәләр, такта яру, чана һәм арба, хуҗалык һәм авыл хуҗалыгыкораллары, йорт кирәк-яраклары һәм савыт-саба җитештерелә (к. Мичкә-кисмәк кәсепчелеге, Экипажлар ясау кәсепчелеге). Урман-агач эшкәртү кәсепчелеге өчен чимал табу масштабы шулкадәр зур була ки, XIX йөз уртасына Казан губернасының төньяк өязләрендә юкә запасы сизелерлек кими, шул сәбәпле курыс һәм мунчаланы Вятка һәм Уфа губерналарыннан китертә башлыйлар. XIX йөз уртасында Казан өязеннән Казанга ел саен күбрәк татар һөнәрчеләре тарафыннан эшләнгән 200 меңнән артык чыпта һәм кап җибәрелә. Урман-агач эшкәртү кәсепчелеге керемнәре зур булмый, чөнки чимал алу һәм продукцияне сату эше арадашчылар аркылы башкарыла (Урман уставының 235 нче маддәсендә агачтан эшләнгән әйберләргә пошлина түләү турында искәртелә, шул сәбәпле крәстияннәр үз товарларын алыпсатарларга ярты бәясенә сатып җибәрергә мәҗбүр булалар). XIX йөз ахырында мондый һөнәр-кәсепчелек белән Казан губернасында 50 меңнән артыграк кеше шөгыльләнә.

XX йөз башында урман-агач эшкәртү кәсепчелеге әкренләп капиталистик кооперациягә һәм таралган мануфактурага әверелә. Нәтиҗәдә, аерым һөнәрчеләр продукция сатудан читләшәләр, яллы эшчеләргә әйләнәләр.

Әдәбият

Халиков Н.А. Хозяйство татар Повожья и Урала (середина XIX — начало XX в.). К., 1995; 

шул ук. Промыслы и ремёсла татар Поволжья и Урала. К., 1998.             

Автор — Ф.Г.Кәлимуллина