Авылга XX йөз башында нигез салына. Беренче исеме – Никольское Товарищество.

1915−1917 елларда Изге Гурий борадәрлеге грамотага өйрәтү мәктәбе эшли.

1917 елда авыл җәмәгатенең имана җире 1961 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Николаевка авылының Илья чиркәве приходына карый.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Котыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Тимошкино авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда Чапаев исемендәге колхоз оештырыла. 1993−2006 елларда − “Эн Эн Эм” крәстиян-фермер хуҗалыгы.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1928 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп ачыла (1928 елда яңа бина төзелә), 2013 елда ябыла.

Хәзер авылда башлангыч мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

А.П.Молоствов (1945 елда туган) – генерал-майор, Семипалатинск шәһәрендә һәм Германиядәге Көнбатыш гаскәрләре төркемендә кораллану буенча армия командующие урынбасары (1986 −1993 елларда), III дәрәҗә ”Ватанга хезмәт иткән өчен” ордены белән бүләкләнә.

Халык саны

1908 елда – 110,
1920 елда – 159,
1926 елда – 204,
1938 елда – 214,
1949 елда – 226,
1958 елда – 234,
1970 елда – 267,
1979 елда – 233,
1989 елда – 128,
2002 елда – 119,
2010 елда – 127,
2015 елда – 123 кеше (чуашлар).