Чыгу урыны һәм вакыты

1929–1931 елларда Казанда татар телендә нәшер ителә.

ТАССР Мәгариф халык комиссариаты һәм Бөтенроссия мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институты бүлеге органы (мөхәррире — Х.С.Туюшев).

Юнәлеше

Журнал Бөтенроссия мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институты бүлегенең читтән торып укучы студентларын уку барышында методик һәм мәгълүмати яктан тәэмин итә.

«Укучы сәхифәсе»ндә уку йортларын яңалифкә күчү барышын тизләтү планы, укучыларны контроль эшләргә әзерләү буенча тәкъдимнәр, уку барышын оештыру мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләр басыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – З.З.Гыйләҗев