- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы поселок, Уратма елгасы бассейнында, Түбән Кама шәһәреннән 40 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1920 елда нигезләнә. Беренче исеме – Новоселки, аннан соң “Прикамский” совхозы поселогы. 1966 елның 21 июленнән хәзерге исемдә.
Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Чистай кантоны Иске Чишмә волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Ширәмәт авыл җирлегендә.
1928 елда поселокта “Прикамский” совхозы оештырыла. 1957 елда үзәк утарын Ширәмәт авылына күчерү белән эреләндерелә, 1967 елда поселок “Родина” совхозында (үзәк утары – Түбән Уратма авылы) бүленеп чыга, 1987 елдан поселок – “Камские Зори” совхозы үзәк утары (хуҗалыкка шулай ук Первомайский, Самоновка поселоклары, Оша авылы керә).
1998 елдан “Камские Зори” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2004 елдан “Союзагро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Прикамский” төбәк җитештерү комплексы.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Поселокта клуб, китапханә (1956 елда уку өе буларак ачыла, 1991 елдан балалар бакчасы бинасында, аның каршында музей почмагы бар), балалар бакчасы (1990 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2021 елда яңа бина төзелә), 2011 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп эшли.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.