130 га якын төре билгеле, Евразия һәм Африкада таралган.

ТР территориясендә ике төр: рус дөгәнәк (E. ruthenicus) һәм йомры башлы дөгәнәк (E. sphae­rocephalus) үсә. Идел алды һәм Кама аръягында очрый. Тау битләрендә, чүпле урыннарда үсә.

30-180 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамыры – үзәк, юан. Сабагы туры, гади яки өске өлешендә аз гына ботаклы. Яфраклары чиратлашкан, өске ягы куе яшел, аскы ягы ак, киезсыман, чәнечкеле, каурыйсыман теленмә, кырыйлары тешле. Чәчәкләре ике җенесле, зәңгәр, көпшәсыман, бер чәчәкле кәрзиннәрдә, шарсыман түгәрәк чәчәк төркеменә җыелган. Җимеше – куе булып төшеп торучан бүрекчәле орлыкча. Июль-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Декоратив, баллы һәм дару үләне.

Җимешләреннән үзәк нерв системасы эшчәнлеген көчәйтүче «Эхинопсин» даруы ясыйлар.

Йомры башлы дөгәнәк