Биографиясе

1921 елның 21 гыйнвары, хәзер Чуаш Республикасының Порецкий районы Тареевка авылы —  2000 елның 12 гыйнвары, Яшел Үзән шәһәре.

Горький индустриаль институтын тәмамлаганнан соң (1950), Яшел Үзән суднолар төзү заводында эшли: цех технологы, бүлек башлыгы (1951), өлкән төзүче (1958 елдан), баш инженерның суднолар тө зү буенча урынбасары (1964 елдан), директор урынбасары (1970 елдан), заводның баш технологы (1978 елдан), баш төзүче урынбасары (1982 елдан), инженер (1990–1996).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге төрле класслы һәм төрле билгеләнештәге заманча хәрби корабльләр һәм гражданнар суднолары төзү технологияләрен үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен бирелә.

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Г.Я.Мәүлетова